ЭКЗАРХ и. гр. 1) тар. Борынгы Грециядә храм каршындагы жрецлар башлыгы 2) тар. Византия империясендә нинди дә булса бер өлкәнең император тарафыннан билгеләнгән җитәкчесе 3) Православиедә аерым бер өлкәнең дини башлыгы. Батумда мөселманнар Грузия экзархына мөрәҗәгать итеп, үзләренә химая итүләрен телиләр... Г.Исхакый. --- узган гасырның 90 нчы елларында Украина бәйсезлек алгач, илнең ул чактагы экзархы митрополит Филарет Украина православие чиркәвенең Мәскәү патриархатыннан аерылуы --- турында белдергән иде. Мәдәни җомга |