ЭКЗА’МЕН и. лат. 1) Нинди дә булса укытылган фәнне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен үткәрелә торган сынау; имтихан. Син аны белмисең әле, ул җәй буе шәһәрдә экзаменнар биреп йөрде. Г.Әпсәләмов. 10 нчы классны бетергәч, аттестат алу өчен, Яңавылга 30 чакрым җәяү барып экзаменнар бирдек, чөнки безнең мәктәптә, чыгарылыш имтиханнарын алу өчен, югары белемле укытучыларның саны җитми иде. Р.Миңнуллин 2) Тиешле рәсми хокуклар, дәрәҗә алыр өчен үтелә торган сынау; имтихан. Озак та үтми, беренче класска экзаменнар тапшыргач та, Рәшит Ясәвиевич мондый зур һава лайнеры белән сул як штурвалдан идарә итүгә иреште. Р.Ибраһимов. ГАИга экзаменны да дүрт тапкыр барып бирдең. Аманулла 3) күч. Гомумән берәр җитди сынау, тикшерү. Сезнең бүген киләчәгегез хәл ителә. Сез – булачак депутат, халык алдында экзамен тотачаксыз. Мәдәни җомга |