ЭКЗАЛЬТА’ЦИЯ и. лат. 1) Соклану, таң калу, шатлану белән бәйле ярсыну халәте. Ул [Хәбир] әллә нинди экзальтациягә бирелеп, симфоник поэма язып ташлады. Ш.Хөсәенов. Олы шигъри талант иясе Ш. Зәки гадәти генә сүзләргә дә Аллага сыгынуларындагы экзальтациягә тиң эмоциональ бизәкле яңгыраш бирә. Безнең мирас

2) Физиологиядә кыска вакытка тукыманың ярсынучанлыгы күтәрелү. Мускул тукымасының экзальтациясе. Тоташтыргыч тукыманың экзальтациясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә