ЭКВИЛИБРИСТ и. рус 1) Эквилибристика белән шөгыльләнүче цирк артисты. Әгәр дә составка чакырылган өч профессиональ артистны –эквилибрист Роза Хөсәенова, гимнаст Зинаида Васильева һәм палас шамакае Алик Низаметдиновларны – искә алмасак, татар цирк коллективы асылда әнә шул һәвәскәрләрдән туа. Ш.Рахманкулов. Аны 1949 елда тәмамлап, артист исеме алдым һәм Минзәлә театрында эквилибрист, иллюзионист булып эшли башладым. Р.Гарифуллин 2) күч. Вазгыятькә оста җайлашучы, яраклашучы елгыр кеше |