ЭКВИВАЛЕНТ и. лат. 1. 1) кит. Берәр нәрсәгә һәр яктан тиңдәш, тәңгәл була алырлык икенче нәрсә. Тик сез үзегез тәкъдим иткән лемма бишенче постулатка эквивалент булмасмы соң? Җ.Тәрҗеманов . --- тәңгәллекләр дигәндә, ике телдә һәрвакытта да, һәр очракта да эквивалентлар, тәңгәл берәмлекләр бар икән, дип уйларга ярамый. Р.Юсупов 2) хим. Бер өлеш водород белән кушыла торган яки шушы өлешне аерым кушылмаларда алмаштыра торган элемент микъдары 3) физ. Механик һәм җылылык энергиясе берәмлекләренең үзара нисбәтен чагылдыра торган зурлык 4) икъд. Берәр товарның кыйммәтен билгели торган икенче бер товар. Алыш-бирешнең сату-алуга, сәүдәгә әверелүенең төп билгесе буларак гомум эквивалент бәя формасы, ягъни акча барлыкка килә. Ә.Мөхәммәдиев. Нәкъ биш йөз долларга тигез эквивалент тоттырдым мин турфирма кешеләренә. Я.Шәфыйков 2. с. мәгъ. Кайсыдыр яктан нәрсәнедер тулысынча алмаштыра алган, тигезкыйммәтле. Гидроксидның эквивалент массасы металлның һәм гидроксид төркемнәренең эквивалент массалары суммасына, ә тозның эквивалент массасы металлның һәм анионның (кислота калдыгының) эквивалент массалары суммасына тигез. Г.Хисамиев. Конденсаторның эквивалент схемасы |