ЭКВАТОРИАЛЬ с. геогр. 1) Экваторга якын, экватор тирәсендәге, экватордагы; шул тирәдә була торган, тропик. Хәзерге вакытта ташбакаларның 250 гә якын төре билгеле. Алар тропик, экваториаль һәм урта пояста таралган. Т.Шакирова. Амазонка түбәнлеге эссе һәм дымлы экваториаль климат полосасында ята, анда еллык уртача температура (+25° ка җитә) айларга карап бөтенләй тирбәлми диярлек. Чит илләрнең экономик географиясе

2) Африка, Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия, Океания һәм Австралиянең экваторга якын тропик зонасында таралган (раса тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә