ЭКВА’ТОР и. лат. геогр. 1) Җир шарын һәм күк сферасын көньяк һәм төньяк ярымшарларга бүлә торган уйланма сызык. Әгәр шушы Күктау булмаса, Мәскәү дә, экватор да, котып та гап-гади географик төшенчәләр булып кына калырлар иде. А.Гыйләҗев. Кайдадыр экваторда кояш кыздыра, ябалдашларын киң җәеп, мәһабәт пальмалар үсеп утыра ---. М.Хәбибуллин

2) күч. Чикләнгән вакыт эчендә төгәлләнәчәк эшнең эшләнгән яртысы, яртысының чиген үтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә