ЭЙФОРИ’Я и. гр. 1) мед. Организмның үз-үзен саклау реакциясе буларак рухның даими күтәренке халәте 2) Объектив шартларга туры килми торган күтәренке рух, шат күңел, канәгатьлек хисе; артык ваемсызлык, мәнсезлек. Хыялыбызны гамәлләштерүдә эйфориягә бирелү куркынычы да бар. Р.Сафин. Шул саннар зурлыгыннан хозур алып, чабаталары сәләмә килеш тә бәхетле елмаерга мәҗбүр итеп, утызынчы елларда ялган эйфория тудырган шәхес турында мин унсигез яшемдә башкача уйлый идем әле. М.Галиев |