ЭЙ ы. 1) Гадәттә ерактарак торган кемгәдер мөрәҗәгать иткәндә, эндәшкәндә, чакырганда кулланыла. Строй белән барган диңгезчеләр аңа кычкыралар: – Эй, кореш! М.Мәһдиев. Кайда сез, эй, илне саклаучы баһадирлар?! Р.Батулла 2) Берәрсен кисәткәндә кулланыла. [Кәрим:] Эй, торма әле, үзең син ниерәк. Г.Каюмов . Эй, үкенерсең әле бездә калмавыңа. А.Хәсәнов 3) Гаҗәпләнүне, таң калуны, соклануны белдерә. Шул ике ярым-өч яшьләремдә төшкән фото сакланган, эй. А.Хәсәнов. Дөнья матур бит, эй!.. К.Кәримов. Киенгәч-ясангач, тач апасына охшап калды бит бу, эй. А.Тимергалин 4) Үкенүне, борчылуны яки искитмәүне белдерә. – Эй, адәм рәтле сүз әйтә дип торабыз тагын, – дип көлешеп алдылар. А.Алиш. – Эй, мескеннәремне ничек кызганмаганнар! – дип көйләп әйтеп куйды. А.Шамов 5) Кызгануны яки үтенүне белдерә. --- сылу кыз чиксез кайгыга бата һәм теләк тели башлый: «Эй! Кош булып очып кына барсам иде яннарыңа!» Дастан. Кече якта кемдер көрсенеп куйды, кызганган тавыш: – Эй, бичара, нигә бу кадәр өзгәләнә, авылда кыз беткәнмени, – диде. Г.Әпсәләмов. Эй, мәрхүм Машкин! Ул безнең өлкән балабызга яшьтәш кенә иде шикелле. Бик яшьли дөньядан китте. Ф.Чанышева |