ЭЗТАБАР и. 1. 1) к. эзкуар

2) Хайваннарны эзләре буенча танып, таба алучы, эзеннән барып тотучы тәҗрибәле аучы

3) Сугышларда, тарихи вакыйгаларда батырлык эшләп тә исемнәре халыкка билгесез калганнарны табучы, алар турында мәгълүмат җыючы кеше. Эзтабарлар сугышта катнашкан авылдашлары турында күп кенә материаллар җыйганнар. М.Галиев. Сугыш тәмамлангач, барып эзләп тә карадым, ләкин таба алмадым. Әгәр дә кызыл эзтабарлар белән бергәләшеп, күренекле галимнең каберен үзебез эзләп карасак? Ф.Зыятдинов

2. с. мәгъ. Эз таба белгән; эз буенча эзләү өчен файдаланылган. Памир – ярышларда катнашкан, ике медаль белән бүләкләнгән бозау хәтле нәселле эзтабар эт иде. М.Насыйбуллин. Әүвәлрәк эзтабар этләр --- Казан метрополитенын тикшерүгә әледән-әле чакырылса, хәзер ун эт биредә даими хезмәт итә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә