ЭЗСЕЗ с. 1. Эз салынмаган, беркем йөрмәгән; өстендә бернинди эзләр булмаган. Әллә инде юлчы картның өметле сүзләре, әллә урман ышыгы, урман һавасы аның сулышын иркенәйтте, әллә... шушы эзсез сукмакның тылсымлы көче булыштымы? Г.Гыйльманов

2. рәв. мәгъ. 1) Булган, узган җирендә үзеннән соң бернинди эз калдырмыйча. Иртән торуга Нибәтулланың төнге күз яше кызу мунча ташына салган су кебек эзсез кипкән була. Ш.Янбаев. Кая, ди, ул каеннар – төпсәләре дә эзсез югалган. А.Хәлим

2) Үзе турында бернинди эз, хатирә, нәтиҗә калдырмыйча. Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә?! М.Җәлил. Фазлыев: «Торымнан-торымга каралырга кирәк сиңа, Нәҗип туган, психик чарпалышлар эзсез үтми алар», – дигән иде түгелме? А.Гыйләҗев. Әйе, кешенең үткән гомере җирдә эзсез калмасын: чәчәк булып ачылган яшь кеше гомере киләчәккә кызыл алма булып барсын, җимеше-хезмәте киләчәккә ядкарь булсын. Б.Рәхимова

3) Билгесез, ачыкланмыйча. Прокуратура, гадәттә, бер генә гариза-үтенечне дә эзсез калдырмый. М.Насыйбуллин. Урланган маллар, суга баткандай, эзсез югала. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә