ЭЗО’П и. Борынгы Грециядә мәсәл жанрына нигез салучы, фараз белән б.э.к. 6 гасырда яшәгән ярымтарихи, ярыммифик шәхес ◊ Эзоп теле Фикерләрне читләтеп әйтүгә нигезләнгән сәнгатьле сөйләм; гомумән, киная, туры сүздән качу . Әгәр мин шигырьне эзоп теле белән язып, халыкның йөрәгендә кайнаган уй-тойгыларны укучыма җиткерә алсам?.. Ф.Яруллин. Гаепләүләрне битенә бәреп әйтә башлагач, ул [Әхмәров], туры җаваптан читләшеп, киная, эзоп теленә күчте. Т.Галиуллин |