ЭЗЛЕКСЕЗ с. 1. Эзлекле булмаган; чиратсыз, тәртипсез. --- хатлар, көндәлекләр ничек кенә буталчык, эзлексез, имгәтелгән җөмләләр белән язылмасыннар, аларда кешенең кайнар йөрәк тибеше ярылып ята ---. Ф.Садриев. Вакыты белән аның, хәтта: «Нәрсә эшләсәм дә – ул кирәкмәс, ни әйтсәм дә – ул урынсыз булып чыга... Уйларыма кадәр җирлексез, эзлексез минем. Ничек яшәмәк кирәк?..» – дип, төшенкелеккә бирелгән чаклары да була. М.Хәсәнов 2. рәв. мәгъ. Эзлеклелеген югалтып, тәртибе бозылып. Без бер вакыйгадан икенчесенә тиз күчтек, шулай да эзлексез барган әңгәмәдән мин малай чакта белеп бетермәгән күп нәрсәләрне хәтеремдә калдырдым. М.Хуҗин. «Кулакны сыйныф буларак юк итү» шигаре үтә гаделсез һәм эзлексез рәвештә тормышка ашырылды. Р.Әмирхан |