ЭЗЛЕКЛЕЛЕК и. 1) Нәрсәнең дә булса барышында, үсешендә, урнашуында билгеле чират, төгәл тәртип, мантыйк; эзлекле булу хәле. [«Кара йөзләр» либреттосында] вакыйгалар логик эзлеклелек белән үстерелә. М.Җәлил. Күңелем ашыгып-ашыгып барысын уята, кузгата башлады, булып узган вакыйгаларны бер җепкә тезеп, эчке эзлеклелек, закончалык табарга кирәк иде. А.Гыйләҗев. Бу реакцияләрнең эзлеклелеген схема рәвешендә түбәндәгечә күрсәтергә мөмкин. Химия

2) мат. Нинди дә булса бер закон буенча төзелгән саннар күплеге. Әгәр эзлеклелекнең теләсә кайсы буынын табу юлы билгеле булса, эзлеклелек бирелгән дип санала. Югары математика нигезләре. Дәрәҗә күрсәткече иррациональ сан булганда, as дәрәҗәсен табу өчен, иррациональ s санын рациональ саннар эзлеклелегенең чикләмәсе итеп карыйбыз. Комплекс үзгәрешле функцияләре теориясе нигезләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә