ЭЗЛЕКЛЕ с. 1. 1) Берсе артыннан икенчесе ялганып бара торган; бер-бер артлы. Бу илләрдәге сәнгать Урта гасырларга хәтле алынган темплар белән эзлекле үсешен дәвам иткән. К.Гыйззәтов. Г.Рәхимнең мәгънәви кайтавазларга омтылуы шактый эзлекле күренеш икән ләбаса! М.Вәлиев. Көнкүрешне аз-азлап эзлекле яңарту, яңа мәдәниятне үстерү исеменә алар башлап үзләре хәлиткеч адым ясыйлар ---. М.Гайнетдинов

2) Берсеннән-берсе чыга торган (вакыйгалар барышы, нәтиҗәләр һ.б.ш. тур.). Төзүче-автор Рәшит Галләмов бу китапта татарча тарих терминологиясенең бүгенге торышын чагылдырып кына калмый, бәлки тарих терминнарын эзлекле бер системага сала. А.Тимергалин

3) Логик нигезләнгән, нәрсәдән дә булса закончалыклы рәвештә килеп чыга торган, алдагыга каршы килми торган, мантыйклы. Аяклары атласа да, мие, нәкъ паралич суккан кебек, эзлекле фикер йөртә алудан мәхрүм иде. М.Хәсәнов. Моның өчен ул документаль нигездә, фактларга гына таянып, мантыйкый эзлекле, шул ук вакытта образлы үтемлелек белән сугарылган фикер йөртә. И.Низамов

4) Берәр карашка тайпылышсыз иярә торган, үзе тормышта сайлаган юнәлештән тайпылмаган. Г.Нигъмәти --- шуңа күрә дә бик тиз бер ара эчендә үзен төпле, эзлекле марксист тәнкыйтьче итеп танытты. М.Мәһдиев. Иван Владимирович Мичурин эзлекле дарвинист иде. А.Бахарев, П.Яковлев

2. рәв. мәгъ. 1) Билгеле тәртип белән, әкренләп. [Галимҗан кәефен] кичерешләрен һәм хәрәкәтләрен эзлекле итеп үстерергә кирәк. М.Җәлил

2) Закончалыклы, мантыйклы. Күренә ки, фикер буыннары монда шактый эзлекле төзелгән: яшь герой, һәр җөмлә саен, мәсьәләнең үзәгенә, яшәү нигезе – хезмәт, дигән нәтиҗәгә таба якынлаша бара. Ф.Хатыйпов. Менә мондый шигырьләр белән баланы уйланырга, эзлекле итеп фикер йөртергә өйрәтеп була, чөнки шигырьнең һәр юлы балага сорау бирә һәм баладан җавап эзләтә. Р.Харисов

3) Даими рәвештә, өзлексез. Коллективта тәртип ныгыды. --- План эзлекле үтәлә башлады. А.Гыйләҗев. Бөтен язганнарын җентекләп беләм дип әйтә алмыйм, әмма шигъри әсәрләрен эзлекле күзәтеп барам. С.Хәкимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә