ЭЗЛӘ’Ү ф. 1) Билгеле әйберне табарга тырышып, төрле урыннарны карап чыгу. Хәлим үлекләр арасыннан теге чуар сарафанлы хатынны эзләде, ләкин ул алар арасында юк иде. А.Шамов. Авыл халкы, җир кардан әрчелгәч, көрәк белән казып, бакчадан черегән бәрәңге эзли. С.Поварисов

2) Яңа чыганаклар табу белән шөгыльләнү. [Иванов] Сез, Рәхимә туташ, нефть эзләп, егет табып куймагыз тагы. А.Әхмәт. Безнең кызлар, алтын эзләп, Разведкада йөриләр. Ә.Ерикәй

3) Лаеклы, кирәкле, яраклы һ.б.ш. кешене яки әйберне табарга тырышу; сайлау. Шул исемсез бөек шатлыгы уртасында уянган хисләренә ашыга-ашыга исем эзләвен, таба алмый газаплануын карап тордым. Һ.Такташ. Ул, кызын юатыр өчен, матуррак, ягымлырак сүзләр эзли. А.Шамов

4) Нәрсәгә дә булса омтылу, ирешергә максат кую. Алар бу вакыт эчендә ничек кенә булса да акланып калырга юл эзләделәр. Г.Гобәй. Гафият үзенең бәхетен гомер буе җирдән эзләде. И.Гази. Аның «җылы урын» эзләгәнен белмисеңмени? Г.Әпсәләмов

5) Берәр яңалыкка яки яхшырак нәрсәгә омтылу. --- бу мастер һәр постановкасында яңалык эзли ---. М.Җәлил. Карашы тәрәзәдән ачылган шәһәр өстенә төбәлгән, уйчан күзләре безне күреп-өйрәнеп бетергән, инде бүтән яңалык эзли кебек иде. М.Хуҗин

Эзләп бетерү Бөтен җирдән дә эзләү. «Бәлки, сез эшләп-эзләп бетермисездер?» – дигән сорау белән «Татар моңы» конкурсының башкаручы директоры Вил Усмановка мөрәҗәгать иткәч: «Моны безнең эзләп бетермәү дип аңларга кирәкми», – дип җавап бирде ул. Шәһри Казан. Каян гына эзләп бетермәделәр, Актәпи бер җирдә дә юк. Шәһри Чаллы

Эзләп чыгу Баштан ахыргача эзләү. Хуҗасының югалган төненнән хәзергәчә бер минут туктамыйча, бөтен урманнарны, тауларны актарып эзләп чыккан Акбай үзе артыннан ияргән кешеләрне менә шул биек ярлы Яманкулга китерде. Г.Ибраһимов. Эзләп чыкты чоланнан да – Бушка гына ләкин бар да! Юкка чыкты күзлек шулай ---. Ш.Маннур

Эзли башлау Эзләргә керешү. --- минем уйны гел Таңсылу биләп ала; аны күрер өчен генә дә кырык җирдән кырык сылтау эзли башлый идем. Х.Сарьян. Мира кузгалды да, сүзем бетте, дигән шикелле, шкафы янына килде, аны ачып, нидер эзли башлады. Х.Камалов

Эзли тору Башка эш-хәрәкәт барышында эзләү белән шөгыльләнү; озак вакытлар буена кабат-кабат эзләү. Эзли торгач, Утар ягындагы сазланган ташландык җиргә кудырырга булдылар. Р.Мостафин. Күп эзли торгач ул, ниһаять, Козлов шәһәре тирәсендә --- ташландык җир таба. А.Бахарев, П.Яковлев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә