ЭЗЛӘНҮЧӘН с. Эзләнергә яратучан, тынгысыз, кызыксынучан. Тынгысыз, эзләнүчән кеше торган саен үз иҗатында яшь тармаклар җибәрә. Ф.Яруллин. Галимнәр, ягъни уйлый, фикерли белә торган кешеләр, эзләнүчән җаннар – бөек хакыйкатькә барып җиткән кешеләр. Ф.Бәйрәмова |