ЭЗЛӘНҮ II и. 1) Эзләнү (I) процессы. Җидееллык мәктәп аның бу соклануын, бу эзләнү дәртен көчәйтте генә. Күңеле – яшьләрне көнләштерердәй. Тик тормый, гел эзләнә, бәхәсләшә, нәрсәнедер инкарь итә, раслый. Ә.Рәшитов. Дарвинны дәвам иттерүче Иван Владимирович Мичуринның күпьеллык эзләнү һәм хезмәт казанышлары үзенең әһәмияте ягыннан бик зур. А.Бахарев, П.Яковлев 2) Тикшеренү, берәр өлкәдә ачыш, яңа юллар, чишелешләр табуга юнәлгән эш, шундый процесс. Бу терминнар очраклы табыш түгел, шактый уйланулар, эзләнүләр нәтиҗәсе иде. А.Тимергалин. Сәнгать корбаннар сорый дип, --- ул һаман театрда эзләнә ---. Эзләнүләрдә ярдәм кирәк, ә мин ерак ---. М.Маликова |