ЭЗЛӘНҮ I ф. 1) кайт. юн. к. эзләү . Карлыгач, тезләнеп йөри-йөри, камыш төпләреннән нәрсәдер эзләнә ---. Г.Гобәй. Зиннәт мәш килеп эшләп йөргән шушы чуар халык арасыннан күзләре белән эзләнә ---. Г.Бәширов 2) Камиллеккә омтылу, ачыш ясарга тырышу. Кыш буена Фәйрүзәнең --- Орлыкларга сынау ясап, Нәрсәдер эзләнүе Юкка булып чыкмады. М.Җәлил 3) күч. Тынычсызлану, борчылу, нидер теләү, үзеңә урын таба алмау. Ә шулай да күңел эзләнде. Сорамыйча, иркәм, түзмәдем. Ф.Кәрим. Күңелем нәрсәнедер хәтерләтергә тырышып эзләнә, мин, ни әйтергә белмичә --- җавап көтә идем. М.Әмир Эзләнә башлау Эзләнергә тотыну. Муса миңа әйтә: «Бөтен кеше күкрәкләренә кызыл тасма таккан, безгә дә тагарга кирәк», – ди. Без борылып кердек тә эзләнә башладык. Р.Мостафин. Эскәмияләрдән дәррәү торып, тартырга эзләнә башладылар. Х.Камалов Эзләнә тору Башка эш-хәрәкәт барышында эзләнү белән шөгыльләнү; шактый озак эзләнү. Рәхим, --- эзләнә торгач, тагын биш-алты кушанкы тапты. А.Вергазов. Эзләнә торгач, ул Каюм остазның яхшы тун, модный тар чалбар киеп йөргәнлеген ачыклый. Р.Батулла Эзләнә төшү Тагын да ныграк, күбрәк эзләнү. Тикшерә, эзләнә төшсәң, баш миендә эндорфиннарны ясалма рәвештә барлыкка китерә торган препарат эшләп чыгарырга --- мөмкин булыр иде. Ә.Баян. Начар язмый ул, күп эзләнә торган шәхес. Язсын тагын, эзләнә төшсен, начарга язмый бит. Д.Исхаков Эзләнеп алу Тиз генә, кыска вакыт эзләнү. Гайсә ---, Әнзирәне капшап, нидер эзләнеп ала. Г.Каюмов Эзләнеп тору Эзләү процессында булу; гел, һәрвакыт эзләнү. Нәрсәдән көләргә дип эзләнеп торган киленнәргә, кызларга бу җитә калды ---. Г.Ибраһимов. Шул кадәресен ачыклагач, башка эзләнеп торырга минем вакытым да һәм, турысын әйтергә кирәк, теләгем дә булмады. И.Хуҗин |