ЭЗЛӘГЕЧ и. махс. Электр үткәрмәүчән мохит (җир, су, агач һ.б.ш.) эчендә яткан теләсә нинди металл әйберләрне табу өчен сизгер прибор. Стена буенда урын бушауга, криминалист, тагын металл эзләгечен алып, металл күмелгән урынны төгәл билгеләде. Ф.Галиев. Шунда үзен, урта мәктәп тәмамлап, мина эзләгечнең тимер-томыр яткан җирне генә күрсәтә алуын, алтын-көмешнең аңа бөтенләй тәэсир итмәвен дә белмисеңмени, дип әрләп ташладым. Ә.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә