ЭЗГӘ’-ЭЗ рәв. 1) Бер-бер артлы, берсе баскан эзгә икенчесе басып. Уртадан эзгә-эз атлап баручыларның берсе – бөкрәйгән гәүдәле, олтанлы итекле минем әти… М.Мәһдиев. Бик сирәк вакытта, әлеге хакыйкатьне кабул итмәүчеләргә генә кырыс, үткен чагыштыруларын китерә иде ул: эзгә-эз атлаучы бүре өере һәм иң алда, әлбәттә, өер башы. М.Сәлимҗанов

2) Калышмыйча, артыннан ук. Гузанов күп сәләтләргә ия: язучы да, артист та, режиссёр да, рәссам да, --- заман белән эзгә-эз басып атлаучы патриот та. Г.Тавлин

3) Бик төгәл, тайпылышсыз. Иван Бунин, мәхәббәт өлкән яшьтәге кешеләрдә, җиргә якын затларда --- гына була, дигәнрәк фикер әйткән. Мин аның сүзләрен яттан, эзгә-эз әйтә алмыйм. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә