ЭЗБАСАР и. 1) Хайваннарның эзләрен таба, аера, шулар белән аларны эзләп таба белә торган аучы. Эзбасарлар өчен иң кулай вакыт – кыш инде ул 2) к. эзкуар. Ул арада кинолог белән эт тагын ешкынлык эченә кереп югалдылар. Эзбасарлар текә ярдан чокыр төбенә тәгәрәп диярлек төштеләр. Ф.Галиев 3) Эзәрлекләүче, эзләүче. Әмма яралы эзбасардан хаҗиның һәм яраннарының алдан әзерләнгән яшерен урыннарын әйттерә алганнар. Ф.Сафин 4) Дәвамчы. Бөек Октябрьгә егерме ел тулганда, ничек инде шул революцияне үз куллары белән барлыкка китергән, аны саклап калу өчен кан түккән ветераннар, аларның эзбасарлары – яшьләр, комсомоллар – төрмәдә утырсын? Акылга сыймый. И.Салахов |