ЭЗӘРЛЕКЛӘ’Ү ф. 1) Тотарга, юк итәргә теләп, кемнең дә булса артыннан куып бару. Опанасның өс-башы пычракка баткан, үзе, аучылар тарафыннан эзәрлекләнгән аю сыман, авыр сулый ---. Г.Әпсәләмов. Ул китмәкче булган иде, милиционер туктатты: «Гражданин, сезнең документыгыз? Нәрсәгә бу иптәшне эзәрлеклисез?». Ф.Яруллин 2) Ирекле эшләргә, яшәргә мөмкинлек бирмәү; кысрыклау, җәберләү. Гаебем булса, хөкемгә тартыгыз, соңгы сүзне суд әйтер. Юк икән, эзәрлекләүне туктатыгыз. М.Насыйбуллин 3) күч. Баштан, уйдан китмәү, күңелдә калу. Кешеләр кумаса – оятым куды. Шул нәрсә мине гомерем буе эзәрлекләде. Ф.Яруллин. Мәдинәнең соңгы тапкыр очрашкандагы ул күз карашы Борһанны байтак вакыт эзәрлекләде. М.Хәсәнов Эзәрлекләп алу Билгеле бер вакыт дәвамында эзәрлекләү. Шушы көннән башлап әлеге коткылы уй --- картны эзәрлекләп алды да китте. Казан утлары Эзәрлекләп йөрү Озак вакытлар дәвамында эзәрлекләү. Владимир каласына күченгәннән бирле, Андрейны Вышегород рухание кисәткән сүзләр эзәрлекләп йөрде. В.Имамов. Ләкин төлке аны гел эзәрлекләп йөргән. З.Мурсиев Эзәрлекләп килү Күптәннән, электән бирле эзәрлекләү. Ветераннар сугыш эзләреннән йөри, ә ул аларның үзләрен эзәрлекләп килә. М.Вәлиев. Теге чактагы яңгырлы төн аны көннәр, айлар эченнән һаман да эзәрлекләп килә. Р.Низами Эзәрлекләп тору Һәрвакыт, даими эзәрлекләү. Ниһаять, хазарларның эзәрлекләп торуына түзә алмыйча, болгарларның өченче төркеме --- Идел һәм Чулман (Кама) буйларындагы урман-далалар куенына килеп сыена. М.Мәхмүтов. Бары тик Мартукка бакыр комбинаты һәм башка комбинатларның гомер бетмәслек булып сеңгән күкерт һәм аммиак исләре генә аны һаман эзәрлекләп тора шикелле. Р.Мирхәйдәров Эзәрлекли башлау Эзәрлекләргә тотыну. Эзәрлекли башласалар, тотам да сестра Маринаның хөҗрәсендә качып калам, димен. А.Гыйләҗев. Пугачёв явы кузгалу белән, хөкүмәт нәшрият эшен эзәрлекли башлый. М.Вәлиев |