ЭЗӘРЛӘ’Ү ф. 1) к. эзәрлекләү. Дошманнарны мин эзәрлим – Минем кулда автомат. Ә.Ерикәй. Югыйсә үземне эзли яки эзәрли калсалар, тәтәмә каршы бернинди дә киртә куя алмас идем. Р.-Н.Гүнтәкин

2) Яшерен күзәтү, шымчылык итү. Моңарчы аны эзәрләүләр сизелми иде. Бу беренче тәҗрибә булды. Шик юк, диләр. Ләкин кемне күзәтә? Таңгатарның үзенме? Әллә, Госман җыелышында кемнәр булды, дип, барын дә эзәрлиләрме? Г.Ибраһимов . Хәтта күршебездәге кулакның (хәзерге җизни атасының) кайда икмәк яшерүен эзәрләп, Кимга хәбәр иттем. С.Баттал

3) Тикшереп нәтиҗә ясау, ачыклау; тәфтиш итү. Фәхринең үтерелүендә гаеплеләрне эзәрләү төене әнә шулай башланып китә. Г.Нигъмәти

4) күч. Уйлап, логик фикерләп төшенү, аңлау. Сүзләр арасындагы мәгънәне эзәрләү. Кинаядәге мәгънәне эзәрләү

Эзәрләп алу Кыска гына вакыт эзәрләү

Эзәрләп йөрү Озак вакыт дәвамында, шактый озак эзәрләү. Әле күптән түгел генә бер терелеп килүче лейтенант аны [Асяны] шактый эзәрләп йөрде. Х.Камалов

Эзәрләп тору Һаман, гел, бертуктаусыз эзәрләү. Саммер менә шул яшерен склад эше белән китте, аны бер минут күздән яздырмый, эзәрләп торыгыз... ди. Г.Ибраһимов. --- бу җәнлекләрнең тиреләре бик әйбәт, җылы һәм матур булганга, аларны аучылар һаман эзәрләп торганнар. Дөньяда ниләр бар?

Эзәрләп чыгу Бар булган җирдән эзәрләү. Гаскәрләр һәм аучы-сунарчылар, йөгерек аргамакларга менеп, Камәрҗаннар киткән дала, яланнар, елга һәм күлләрне аркылысын-буен эзәрләп чыктылар. К.Насыйри

Эзәрли башлау Эзәрләргә тотыну, эзәрләргә керешү. Боҗырлар башка урынга очып киттеләр. Яша аларны эзәрли башлады. Дөньяда ниләр бар?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә