ЭЗ и. 1) Өслеккә басу нәтиҗәсендә хасил булган, калган сурәт. Улы белән икәүләп, иртән иртүк торып, яңа яуган кар өстендәге куян эзе буйлап, ындыр артындагы урманлыкка таба чыгып китүләре. И.Гази. Җәяүлеләр дә күп үткән булса кирәк --- хатын-кыз ботинкаларыннан калган эзләр ярылып ята. Ә.Еники 2) Өслектә нәрсәнең дә булса хәрәкәтеннән, күчеп йөрүеннән соң калган сызык, батып кергән урын. Кар тирән түгел, агач араларында урын-урын чалыш-чолыш сукмаклар, анда-санда ялтырап яткан тасма төсле карлы сызыклар, чана эзләре күренгәли. Ш.Камал. Караңгылык куера башлап, тырма эзләре күренмәс булганнан соң, Гөлсем тракторның фараларын яктыртып җибәрде. Г.Бәширов // Сызык. Симезлектән ялтырап торган чем кара йон өстеннән аркасында, ялдан алып койрыккача, бераз гына дулкынланып сузылган ак буй эз, шундый ук ак авыз белән ак аяклар бу юрганы мең баш мал арасыннан бер күрүдә әллә кайдан танырлык итеп аерып торалар. Г.Ибраһимов 3) Тамган, төшеп калган, сибелгән әйберләрнең урынын белдергән тап; шуларның сузылып барган юлы. Ике бөртек күз яшем кәгазь өстенә тамып эз калдырды. М.Гафури. --- килгән юлында сузылып калган кан эзен күргәч, тәэсирләнә калды. Г.Гобәй 4) Юл, сукмак. Отряд, боларны күрүгә, болар килгән эздән тауга таба килә башлады. М.Гали. Әллә кай тирәнлекләрдән үзенә эз табып килгән су моны күтәрә алмады, кешеләргә рәнҗеп, үз юлыннан кире чигенде, еракка качты. М.Галләмов 5) Берәр нәрсә белән сугу, бәрү, тырнау һ.б.ш.дан калган тамга, урын. Менә монда пешкән эз бар, менә монда да бар, менә монда да бар – алар барысы да менә монда сакланалар. М.Әмир. Аның кабыргалары беленеп торган ябык аркасында камчы эзләре әле һаман ярылып ята иде. А.Шамов 6) Йөреш, аяк тавышы. Бәс, шулай булгач, ястүдән соң, кеше аяк эзе басылгач килерсең. Т.Гыйззәт 7) күч. Эш итүдә, хәрәкәттә, эзләнүдә һ.б.ш.да алган юнәлеш, тоткан юл. Син салган эз бетмәс, бетермәбез!.. М.Гафури. Картыннан соң бераз тынычланган кебек булса да, ындыр артында үпкәләп калган Газизе күз алдына килде дә уйларын яңадан элекке эзгә борып җибәрде. Г.Бәширов. Нык ышана, беләм, Ул аларның Үзе сызган көрәш эзеннән чыкмасына. Ә.Исхак 8) күч. Берәр психик кичерешнең билгесе, кеше йөзендә, күңелендә, уенда чагылышы. Аның йөзендә хәсрәт эзләре. М.Фәйзи. Аның шулай ямьсез, бәйләнешсез сөйләвенә укытучының йөзендә кәефсезләнү эзләре күренде. А.Әхмәт 9) күч. Берәр вакыйганың яки кемнең дә булса эшчәнлегенең һ.б.ш. нәтиҗәсе, тәэсире. Бу трагедия үткәнгә хәзер инде байтак еллар кичте, шулай да эзе тирән иде әле. Г.Ибраһимов. Җирне җимереп киткән давыл эзен Тынлык сулышлары бизәрләр. Ә.Ерикәй 10) күч. Берәр сүз, күренеш, вакыйга һ.б.ш.ның тәэсире, шулардан соң калган хис. Юк, бу шакшы сүзләрнең пычрак эзен кайнанасының күз яше юып төшерә алмый иде инде. Г.Бәширов. Читтән кайтканнарның үзгәрмичә калган болын-таулар арасында үткәндәге эзләрен хәтерендә яңартып йөрүләрен гомере буе авылдан беркая чыкмаган әни каян инде аңласын. М.Галиев 11) күч. Берәр нәрсәне ачыкларга, аныкларга ярдәм итә торган билге, җеп очы. Хәзер туташның кызларыннан берсе алтын йөзек эзе белән монда килә. М.Фәйзи ◊ Эз бутау к. эз яшерү. Җинаятьләрен яшерү өчен, мәетне яндырырга булалар. Машина үтеп киткәч, чыбык өеменә ут төртәләр дә --- эз бутамакчы булып, каенлыкка барып чыгалар. М.Насыйбуллин. [Җинаятьчеләр] иреккә чыккач, эзләрне бутау өчен, икесе ике якка юнәлгән. Кәеф ничек? Эзгә басу 1) Ау вакытында җәнлекнең эзен табу. Киекнең эзенә басу; 2) Җинаятьче, качкын һ.б.ш.ның кайдалыгын белеп алу, эзләп табу. Ул банда-мазар турында шикләнүдән бигрәк, --- кемнеңдер үзеннән алда өлгереп эзенә басуын уйлап сикереп торды. М.Гали. «Милицияне эзгә бастырмам», – ди торган булды ул [Коля], кәеф-сафа корып йөргән чакта. М.Насыйбуллин; 3) Кемнең дә булса артыннан калмыйча йөрү; берәүгә ияреп эш итү; 4) к. эзгә керү. Аның иҗаты революциядән соң да тиз генә тиешле эзгә басып җитә алмый. Г.Гали. Эзгә керү 1) Тормыш, эш уңай якка үзгәрү, юлга салыну, бер җайга керү. Тик тормыш агышы Гафифә хыялланган эзгә кермәде. Ә.Моталлапов; 2) Тәртиплеләнү, төзәлү. Азып-тузып күп йөргәч, бу бала, ниһаять, эзгә керде. Эзгә көл сибү Берәр кешегә карата начар теләктә булу, башка әйләнеп кайтмавын теләп озату. Бар, китә бир! Эзеңә көл сибеп калырбыз. Н.Фәттах. Эзгә салу 1) Көйләү, рәтләү, ясау. Илдархан, карлыганның юан ук ботагына кискечнең көче җитмәгәч, бакча пычкысын алды, әмма аны эзгә сала алмыйча азапланды ---. М.Хуҗин; 2) Җайга салу, нормаль хәлгә кертү. – Туганлашып җибәрикме әллә, дип киңәшкә килдек, Шакир кордаш, – диде Нәгыйм абзый, карчыгы сүзне эзгә салып җибәргәч. Р.Айзатуллин. Беренче җәйдә үк кызыл туй ясадык үзләренә... Тапты ул эзләгәнен. Тормышын бер эзгә салды. Э.Касыймов. Эзгә салыну Җайлану, көйләнү. Әлбәттә, бу – минем тормышым бөтенләй эзгә салынмаган килеш, тәртипсез бара дигәнне аңлатмый. Ф.Фәткуллин. Эзгә төшерү к. эзгә салу. Кәкүшев җыелышны йомшаграк эзгә төшерә алды. Каты бәрелүчеләрне тиз туктатты. Х.Камалов. Эзгә төшү 1) Кешенең яки җәнлекнең кайдалыгын белү; берәр нәрсә турында мәгълүмат булдыру. Әгәр аңа мәгълүм булмаган кешеләр кагылган булса, күп вакыт, эзенә төшеп, югалган малны таба иде. Г.Ибраһимов. «Илне ике урасам урармын, барыбер эзенә төшми туктамам», – дип үҗәтләнеп тотынды ул. Ф.Яруллин; 2) к. эзгә керү ( 1 мәгъ.). Син, Наҗия, бер дә борчылма, бар да җайланыр, бар да үзенең эзенә төшәр ---. Ә.Еники. Температураң болай эзенә төшеп килгән төсле ---. Г.Бәширов. Участокта эш бераз эзгә төшеп бара. А.Гыйләҗев; 3) Аңлау, төшенү. Сөйлисе нотыгы буталган, тиз генә эзенә төшәрлек түгел иде. Н.Гыйматдинова. Шулкадәр үгет-нәсыйхәт, киңәш биреп тә, Зәмзәмиянең эзгә төшмәвенә гаҗәпләнде. Ә.Моталлапов. Эз дә басмау Берәр җиргә моннан соң бармау, килмәү; суыну, күңел бизү. Әмма Наилә белә: Гөлнара ул көнне китапханәгә эз дә басмый ---. А.Гыйләҗев. Мөбарәкша үз авылына кайтып төпләнмәкче булган. --- Кайтса, әлбәттә, моны танучы юк: сугыш беткән елны Ижауга кайтышлый кереп чыкканнан бирле авылына эз басмаган икән. М.Мәһдиев. Зур укуларда укы, олан! Бүтән авылга эз дә басма! Н.Гыйматдинова. Эздән җилләр искән Югалган. --- ләкин, кызның эзеннән җилләр искән, ул юк иде, юк ---. С.Җәлал. Эздән саптыру Юлдан яздыру, саташтыру. Кызу канлык шулай – ул кешене саптыра эздән. Ф.Агиев. Эздән чыгу 1) Тормышның гадәти агышы, эшләрнең гадәти барышы бозылу, чуалу. Юк кына бер сүз тормышны эздән чыгарды; 2) Кем дә булса моңа кадәр булган үзенең гадәти тотышын, гадәтләрен (гадәттә начар якка) үзгәртеп, башка төрле яши башлау. Ә ул көлә генә: «Юкка борчыласың, – ди, – мин бит алай эчәсе килгәннән түгел, ирләр гадәте буенча гына», – ди. Көннән-көн начарлана гына бара. Тәмам эздән чыкты кеше. Ф.Галиев. Эздән яздыру Юлдан яздыру, аздыру, начар юлга этәрү. Бу сары марҗа безнең институт ирләрен бөтенләй эздән яздырды. Эздән язу Юлдан язу, ялгыш юлга басу. Эзе дә булмау 1) Берәр җиргә барып та карамау, анда бөтенләй булмау; 2) Юкка чыгу, китү; Биючеләрнең эзе дә юк. Кай арада качып киткәннәр. Һ.Такташ. Җинаятьченең туфлиен дә, оекбашын да салдырып карадык. Документның үзе түгел, эзе дә юк. М.Насыйбуллин; 3) боер. ф. форм. сөйл. Кемне дә булса кисәтеп, аның килеп-китеп йөрүен тыю. Бар, себерке, эзең дә булмасын бу йортта! Г.Тукай. Бусы черек, бусы нәзек, дия-дия, күпме агачны екканнар. Икенчеләй эзләре булмасын. Н.Гыйматдинова. Эзе дә калмау 1) Бөтенләй юкка чыгу, башка җиргә китү. Хәзер инде бер көнге солдатларның эзләре дә калмаган. Г.Тукай. Кичәге болытларның эзе дә калмаган. Г.Ибраһимов; 2) Вакыт узу белән нәрсә дә булса җуелу, югалу. Әйе бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Г.Тукай. Эзе дә күренмәү к. эзе дә булмау. Аюны аулаган вакытта синең эзең дә күренмәде бит! Г.Тукай. Эзе дә юк, исе дә юк к. эзе дә калмау. Әлхасыйль, аучылар бөтен урманны актардылар: бүренең эзе дә юк, исе дә юк. Р.Төхфәтуллин. Эзенә басу Дөресен әйтү, хак әйтү, бик урынлы әйтү. – Элекке хатының да шикаять күтәреп чыгып йөрмәсен. Дөресме? – Нәкъ эзенә бастың бит, малай, – диде Шамил. М.Насыйбуллин. – Салават күпере атала. – Син нәкъ эзенә бастың. Әниеңә дә: «Сиңа салават күпере бүләк итәбез!» – диген. Р.Кутуй. Эзенә кайту Элеккеге, гадәти хәлгә кайту. Тора-бара барысы да иске эзенә кайтты: эчү, кәеф-сафа кору, тавыш-гауга… М.Насыйбуллин. Эзен дә күрмәү Бөтенләй күрмәү, таба алмау. Мирза кызларын сөю түгел, баскан эзләрен дә күргәнем юк. М.Фәйзи. Эзен корыту Берәр җиргә килеп йөрүне туктату, тыю. Гайбәтче Мәдинәнең эзен корыттык, безгә хәзер килеп йөрми. Мәдәни җомга. Эзен кыру Бөтенләй юк итү, юкка чыгару. Ил озата бүген үз улларын Шаулап торган сугыш кырына. Тыныч илнең изге чикләреннән Дошманнарның эзен кырырга. Ә.Исхак. Эзен себертү Кудырту. Гитара дөмбердәтүче малай-шалай булса, милициягә әйтеп эзләрен себерттерер идең, бу тел бирәннәренә ни милицияң, ни законың. Ф.Яруллин. Эзеңне себер боер. ф. форм. сөйл. Кемне дә булса кисәтеп, китәргә, башка килмәскә кушканда әйтелә. – Юк бул! Эзеңне себер, җирбит! – дип очынып килгән Мәдинә тегенең җилкәсенә берәр тапкыр менеп төшәргә өлгерде, ахрысы. М.Хәсәнов. Эз җую к. эз яшерү. Үз эшләреннән үзләре калтырап калган җинаятьчеләр, бер-берсен сүзсез аңлаган төсле, эзләрен җую өчен, артларына да карамыйча арбага ашыктылар. Г.Минский. Ләкин хикмәт анда түгел: Без иң олы, иң куркыныч кимчелекнең Җуйдык эзен. З.Мансур. Эз калдыру 1) Билгеле рәвештә тәэсир итү, хис калдыру. Ә бу җырның тарихы минем тормыш юлында якты эз калдырган ниндидер романтик һәм саф хис иде. Ә.Рәшитов; 2) Үзеннән соң башкалар күрерлек, искә алырлык эш-гамәл калдыру. [Картлар] гомер буе колхозда эшләгәннәр, үткән тормыш юлларында якты эз калдырганнар. М.Насыйбуллин. Эзне дә күрсәтмәү к. эзе дә булмау. Эз салмау к. эз басмау. Китәм мин колхоздан, көлмәсен миннән райком секретаре. Эз салмыйм Бәешкә бүтән. Г.Тавлин. Эз салу 1) Кайда да булса булу, йөрү; еш бару; 2) Берәр җиргә беренче булып керү, аяк басу; нинди дә булса эштә башлап йөрү. Шулай да тынычсыз малайлар үзләренең иҗат эзләрен салып өлгергәннәр иде. Г.Ибраһимов; 3) Тормыш юлын башлау, киләчәк максатны билгеләү. Мин тайгада ачкан юллар белән Килсен ул, әйт, минем яныма. Без бергәләп якты эз салырбыз Шат яшьлекнең гөлләр тавына. Ш.Маннур. Эз саташтыру к. эз яшерү. Алар, эз саташтыру өчен, якын тирәдә ары-бире килеп, яңа эзләр ясаштыргалап йөргәннән соң --- куе агачлыклар арасына --- күчтеләр. М.Гали. Эз себерү мыск. Яңадан килмәс булу, качып котылу; нәрсәне дә булса юкка чыгару. Мәтәлделәр үләт козгыннары. Калганнары – эзен себерде. Ш.Маннур. Бик шома, хәйләкәр булып чыкты бу Степанов, кем әйтмешли, бөтен эзләрен себергән. Ф.Галиев. Мин өчкә кадәр санаганчы, моннан эзеңне себерәсеңме, әллә... Г.Шакирова. Эз суыну 1) Кем яки нәрсә дә булса юкка чыгу, башка күренмәү. Сезнең спектакльне тәнкыйтьләгәннәр икән!.. Шуннан бирле бездән эзегез суынды. А.Гыйләҗев. Артистның иң бөек максаты – үзен уйнау! Бәлки, шуннан соң театрдан эзем суыныр, чөнки, максатыма ирешкәч, мин гап-гади кешегә әйләнермен. Н.Гыйматдинова; 2) Кая да булса барып йөрүдән туктау, бармый башлау. Шушы хәлдән соң бәхетле хатынның эзе тәмам суынды, безнең өйдә күренмәс булды. Р.-Н.Гүнтәкин; 3) Истә булмау, хәтердән чыгу, онытылып бетү. Ташаяктагы аксак солдатның саф халык телендә, әле йөрәкләрдә әрнеткеч эзе суынмаган сугыш турында җырлавы бик-бик тансык иде. Ә.Фәйзи. Эз суыту Берәр җиргә барудан тыелу, туктау . Көн дә алачык төбенә килеп баса торган «Москвич» та, зәңгәр күзле егет тә яңгырлар башланганнан бирле эзләрен суыттылар. К.Тимбикова. Аңлашмыйм, кит, дим сиңа, кит. Бүтән күземә күренмә, югал, эзеңне суыт. Н.Гыйматдинова. Хәер, уртанчы кыз туган йортка эзен суытмады – гел кайтып йөрде. Р.Мулланурова. Эз югалту к. эз яшерү. Без алардан ничек кенә булса да сугышсыз качып котылырга, эзебезне югалтырга тырышып карадык, ләкин булмады. А.Шамов. Санька-анархист. Дардиев Газыйм… Һәммәсе дә безнең күзгә чалынган бәндәләр. Шуңа күрә аларны берәм-берәм юк итә баралар да. Эз югалталар. З.Фәтхетдинов. Эз югалу Юкка чыгу. Тик бер көнне солдат Яһудинны «махсус бүлек» чакыртып алды. Алды, һәм --- шул көннән соң аның эзе югалды. М.Мәһдиев. Эз яздыру к. эз яшерү . Менә болар бар да полициянең нык керешкәнен, инде эз яздыру мөшкел булачагын күрсәтәләр иде. Г.Ибраһимов. Артыңнан дүрт күз белән йөгергән малайларны эз яздырыр өчен чалыклый-чалыклый, үләнле төштәрәк [чөйне] төшереп калдырасың. М.Галиев. Серадов исә, берни булмагандай, кул биреп күреште: – Әзрәк эз яздырыгыз да «Пассаж»га килегез. З.Фәтхетдинов. Эз яңарту Кабат күренмәү, күзгә чалынмау. Салихҗанга ике яшь тулгач, күтәренеп, каядыр чыгып китте дә шуннан бүтән авылда эз яңартмады. Н.Гыйматдинова. Эз яшерү 1) Юнәлешне үзгәртеп, эзне беркем таба алмаслык итеп бутау, эзне саташтыру; 2) Берәр эштә гаепне таба алмаслык итеп, гаепне күрсәтә торган билгеләрне, фактларны юк итү. --- йөргән эзен яшерү өчен ничаклы чараларга керешсә дә, «без капчыкта ятып кала алмас, ди». Г.Ибраһимов. Өч көн буена төлке кебек эз яшерергә маташып йөргәнсез икән, оятсызлар. М.Насыйбуллин |