ЭДИКТ и. лат. тар. 1) Борынгы Римда дәүләт хезмәтендәге кешенең белдерүе, боерыгы. Претор эдикты. Каракалла эдикты

2) кит. Төрле дәүләтләрдә иң югары хакимиятнең үтә мөһим указы. Алар икесе дә Милан каласына җыенга баралар һәм 313 елда, христиан динен тыймаска, дигән җыен чыгарган эдиктка кул куялар. М.Хәбибуллин. Нант эдикты аркасында гугенотлар белән католиклар арасындагы сугышлар бетерелгән. Урта гасырлар тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә