ЭДЕЛЬВЕЙС и. нем. бот. Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан биек тау башларында үсә торган, көмештәй ак чәчәкле, куе ак җепселләр белән капланган күпьеллык үләнчел үсемлек. Эльбрус… Андагы кыяларда эдельвейслар гына чәчәк атып утырмый. Ә.Гаффар. – Роза, ландыш, сирень, гладиолус, пион, эдельвейс, бегония... – Рәхмәт сезгә, җирдә утыз мең төрле чәчәк үсә, барысын да санап бетерә алмассыз. К.Кәримов |