ЭГОЦЕНТРИЗМ и. лат. кит. Көчле мин-минлек, һәрдаим үзен сиздереп торган эгоизм; индивидуализм һәм эгоизмның кискен формасы. Моңа төп сәбәп – тәнкыйтьне газеталарның баш мәкаләләрендә, радиодан гына пропагандалап, асылда төкереп карау, үз вазифаңнан курку, карьеризм, эгоцентризм сәбәпче булуы. И.Абдуллин. М.Ю. Лермонтов дөньяда яшәүнең мәгънәсен таба алмаган, кешеләрнең язмышы белән уйнаган, салкын эгоцентризм корбаны булган Печоринны да үз заманының каһарманы дип тәкъдим итә. А.Әхмәдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә