ЭГОИСТЛА’РЧА рәв. Эгоистларга хас булганча, үз-үзен яратучылар кебек. Хатын-кызлар ирләр белән тигез хокуклы, дигәнне эгоистларча аңларга тырышмыйча, дөрес-туры итеп кенә уйлаганда, бүгенге дөнья гаилә дилбегәсен нык тота торган ир-атка мохтаҗлана түгелме соң? Б.Камалов. Бу бәләкәй савытлардан ашасаң мәңге туймассың, дип уйлап алуым булды, хуҗа кеше: «Кайгырмагыз, ризык җитәрлек, өстәвенә алар бик туклыклы», – дип, минем эгоистларча борчылуымны таратты. Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә