ЭГОИСТЛАНУ ф. Эгоист кешегә әйләнү, эгоист булып китү. Мин бераз гына эгоистландым. М.Мәһдиев // Эгоистларча кылану, эгоистлык күрсәтү. Врачлар яралының психологиясеннән чыгып эш итәләр: ярасы аның төзәлгән, ләкин ул эгоистланып, ярам авырта, дип, авыруга салынып маташа. Х.Камалов |