ЭГОИСТ и. фр. 1. Шәхси мәнфәгатьләрен беренче планга куеп, үзен генә кайгыртучы, үз-үзен генә яратучы кеше. Килдековны бер дә алай мактамый торган иде ләбаса шушы кызый. Мактанчык, гөрбиян, эгоист, кына дип җибәрә торган иде. В.Нуруллин. Эгоист ул Гөлкәй. Үзе турында гына уйлый. Х.Ширмән

2. с. мәгъ. Үзен, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта торган. Мин, үзең әйтмешли, эгоист кеше. Эгоист кеше кактырып-суктырып сөйләгәнне яратмый. Т.Миңнуллин. Көйсез, назлыбикә, үз дигәнчә генә эш итәргә яраткан, башбаштак, үз-үзен генә яратучы эгоист кыз булып үсте. Ә.Салах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә