ЭГИ’ДА и. гр. 1) Борынгы грек мифологиясендә Зевс (сирәгрәк Афинаның) калканы, аның химаясен яки ярсуын белдергән символ

2) Берәр оешма, берләшмә һ.б.ш.га карау, шуның яклавында, җитәкчелегендә, химаясендә булу, эшләү. Һәр тармак-өлкәнең үзенең максаты, сәясәте, шул нисбәттән үзенең идеологик-тәрбия органы булган. Әйтик, балалар һәм үсмерләр әдәбияты элегрәк – комсомол, соңрак яшьләрнеке дип йөртелгән министрлык эгидасында булган ---. Р.Фәйзуллин. Мөселман археологиясе проблемаларын тикшерү кысаларында Казанда Татарстан Фәннәр академиясе эгидасы астында илдә беренче тапкыр Россия һәм БДБ илләре мөселман археологиясе конгрессы үткәрелде. Фәнни Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә