ЭВФОНИ’Я и. гр. әд. Матур әдәбиятта, аеруча поэзиядә, авазларның тигез, матур, гармонияле яңгырашы; аһәңле яңгыраш. Эвфония буенча, бертөрле аваз юк, бер төркемнән булган охшаш авазлар гына бар. Х.Туфан. Тезмә кушма җөмләләрнең структур-семантик бәйләнешен тәгъбир итүдә, --- эвфония әһәмиятле роль уйный. Г.Нәбиуллина. Татар антропонимиясе үсешенең яңа этабында эвфония факторы исем бирү мотивларын билгеләүдә мөһим булып тора. Г.Шәйхиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә