ЭВФЕМИЗМ и. гр. лингв. Турыдан-туры әйтүе уңайсыз, дорфа яки әдәпсез килеп чыгу ихтималы булган сүзләрне алыштыра торган сүз яки тәгъбир (мәс., алдама урынына борчак сипмә дип әйтү). --- аның сүзләре хатыннар телендә эвфемизмнарга әйләнгәннәр. И.Абдуллин. Авылларында Күсе кушаматлы кеше бар, шул кешенең исемен дә эвфемизм итеп сөйләшү күзәтелә: «Абзарга Ракип кергән». Ф.Сафиуллина |