ЭВРИ’СТИКА и. гр. кит. 1) Борынгы Грециядә ярдәмче сораулар бирү юлы белән укыту системасы

2) Теоретик тикшеренүләрнең һәм хакыйкатьне эзләүнең логик алымнар һәм методик кагыйдәләр җыелмасы

3) Иҗат эшчәнлеген өйрәнә торган фән. Алар, үзләре дә сизмичә, бер теориядән икенчесенә, бер фараздан икенче фаразга күчәләр, ләкин әңгәмәнең үзәге һаман бер: эвристика, иҗади фикер эшчәнлеге... А.Тимергалин

4) Укучыларның тапкырлыгын һәм активлыгын үстерү максаты белән ярдәмче сораулар бирүгә нигезләнгән укыту методикасы. П.А. Шмаков сүзендә торды: 6 нчы сыйныфта профильле укытуга әзерлекне тәэмин итте, факультатив яки түгәрәк буларак, эвристика, информатика, физика кебек фәннәр укытыла башлады ---. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә