Э’ВРИКА ы. гр. кит. Берәр нәрсәне чишү, уйлап табу яки башка берәр яхшы фикер килү шатлыгыннан әйтелә торган сүз. Кызыл хачка күзе төшкәч, Әхәт баскан урынында сикереп куйды: «Таптым! Эврика!» А.Гыйләҗев. Ур-ра-а! Эврика! Менә икән бит ул язылачак кыйссам! Җ.Дәрзаман |