ЭВОЛЮ’ЦИЯ и. лат. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса туктаусыз үсү, үзгәрү процессы, прогресс, гомумән үсеш. Шундый үзгәрешләр һәм эволюция булмаса, гомер бик соры төстә тамаша ителер иде. Б.Урманче. Эмоция – хайваннар дөньясы эволюциясендә һәм психиканың филогенезында алдарак барлыкка килгән психик чагылыш формасы. Кызыклы психология

2) филос. Табигатьнең яки җәмгыятьнең сан-микъдар үзгәрешләрен сыйфат үзгәрешләренә китерә торган эзлекле үсеш формасы

3) хәрби махс. Хәрби корабльләрнең һәм гаскәрләрнең сафлары үзгәрүенә, башкача төркемләнешенә китерә торган хәрәкәтләр; манёврлар. Диңгез эволюцияләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә