ЭВОЛЮЦИОНИЗМ и. лат. кит. 1) Барлык нәрсә өзлексез үзгәреп, эволюция кичереп тора, дип раслаган тәгълимат. Постклассик булмаган этапка эволюционизм, тере материя белән тере булмаган материя арасындагы бәйләнешләрне глобаль эволюция принциплары җирлегендә карау хас. К.Гыйззәтов. Бу дөньяның барлыкка килүе мәсьәләсендә хәзерге заман фәне ике капма-каршы фикердә тора: креационлык --- һәм эволюционизм. Юлдаш 2) Җир йөзендәге барлык нәрсә, шул исәптән җәмгыятьнең үсеш процессындагы революцион үзгәрешләрне, кискен сикерешләр булу мөмкинлеген һәм аларның әһәмиятен танымаган фәлсәфи тәгълимат. Эволюционизм тәгълиматларына нигезләнгән хезмәт |