ЭВОЛЮЦИОН с. кит. 1) Эволюция хәлендәге, үсештәге, эволюция булып торган. Тел вә дин ягыннан үзара кардәш төркемнәр тәшкил иткән халыкларда да үзенчәлекле зур эволюцион үзгәрешләр туды ---. Р.Фәйзуллин. Р.Фәхреддин --- эволюцион үсеш, цивилизация казанышларын ватмау-җимермәү, явызлыкны, кан коюларны булдырмау ягында иде. М.Хәсәнов 2) Үсеш, эволюция теориясен тикшергән; шуңа нигезләнгән; шуны өйрәтә торган; шуңа караган. Дарвин – табигый сайланыш юлы белән хайваннарның һәм үсемлекләрнең төрләре барлыкка килү турындагы эволюцион тәгълиматка нигез салучы. Һ.Такташ. Әхмәров Нияз – невропатолог, генетик, медицина фәннәре докторы. --- Рефлексотерапия, Шәрык медицинасы, эволюцион медицина, клиник генетика, бионика, психология һәм философия буенча хезмәтләре бар. А.Тимергалин 3) хәрби Кораблар һәм гаскәрләр сафларының үзгәрүенә, башкача төркемләнешенә бәйле. Эволюцион өйрәнүләр |