ЭВКАЛИПТ и. гр. бот. Миртчалар семьялыгыннан Австралиянең тропик һәм субтропикларында таралган, кайрысы кыйммәтле төзелеш материалы булган, бик тиз үсә торган мәңгеяшел агач. Әле кичә генә игътибар иткән идем: Гагра урамында тезелеп утырган йөзьяшәр эвкалиптлар иске кабыкларыннан арына башлаганнар ---. М.Мәһдиев. Австралия саванналарында зур эвкалиптлар --- өстенлек ала. Физик география |