ЭВЕ’НЧА рәв. 1. 1) Эвен телендә. Катяның чын исеме Кинголо икән, эвенча «җәй» дигәнне аңлата, димәк, дөньяга җәй туган тайга кызы. С.Шәрипов. Эвенча сөйләшү. Эвенча уку

2) Эвен халкындагыча. Эвенча киенү

2. с. мәгъ. 1) Эвен телендәге. Эвенча китап уку

2) Эвен халкына караган, шуңа хас булганча

3. и. мәгъ. Эвен теле. Малайның эвенчасы чамалы икән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә