ЭВЕНК и. Тунгус-манчьжур телләренең берсендә сөйләшкән, Россиянең Эвенк милли округында һәм Көнчыгыш Себердән алып Тын океанга кадәр территориядә яшәүче халык атамасы һәм шул халыкның бер вәкиле. Эвенклар балык тоту һәм аучылык белән шөгыльләнәләр. Якутлар – якутча, эвеннар, эвенклар, юкагирлар үзләренчә кычкыра, кулларын, бүрекләрен болгый. Н.Мусин. Йомышыгыз төшсә, аңа [Михай-Баянай дигән аучыга] мөрәҗәгать итеп карагыз. Хатыны – эвенк. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә