ЭВЕН и. Тунгус-манчьжур телләренең берсендә сөйләшкән, күпчелеге православие динен тоткан, Охот диңгезе ярларында һәм Саха-Якутиянең төньяк районнарында яшәгән халык атамасы һәм шул халыкның бер вәкиле. Коля-Николаша, дип йөртәм мин аны. Эвен егете. Н.Мусин. Якутларда, эвеннарда аюга табыну хөкем сөрә икән. Ә.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә