ЭВАКУА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Эвакуация үткәрү, халыкны, яралыларны һ.б. куркыныч булмаган урынга күчерү. Сугыш башлангач, аларны ашыгыч рәвештә Караганда өлкәсенә эвакуациялиләр. С.Ибраһимова. Дошман шәһәр капкасында. Халыкны эвакуациялиләр, ләкин трактор заводы эшли. Казан утлары. Башкортстан белән чиктәш Оренбург өлкәсендә торак пункты тоташы белән диярлек янып беткән – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләрне эвакуацияли. Мәйдан 2) Берәр матдәдән, составтан нәрсәне дә булса аерып чыгару. Лаборатория шартларында эремәдән аммиакны эвакуацияләү Эвакуацияләп бетерү Барысын да эвакуацияләү; эвакуация эшен төгәлләү. Моннан 25 ел элек Чернобыль АЭСы шартлагач, анда яшәүче халыкны эвакуацияләп бетергәннәр иде. Шәһри Казан. АЭСка якын булган җирлектә яшәгән барлык кешене тиз арада эвакуацияләп бетергәннәр. Ирек мәйданы Эвакуацияли башлау Эвакуацияләргә керешү. Икенче апрельдә Хәрби-политик үзәккә Бухенвальдны эвакуацияли башлау турында Берлиннан боерык килгәнлеге мәгълүм булды. Г.Әпсәләмов. Сәгать төнге икедә кунакханәдән аэропортка кузгалдык, ә дүрттә ял итүчеләрне эвакуацияли башлаганнар. Шәһри Казан |