ЭВАКУА’ЦИЯЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. эвакуацияләү. Ул эвакуацияләнә алмыйча калган. Финнар аны, бүтәннәр белән бергә, чәнечкеле тимерчыбык эченә – лагерьга кертеп япканнар. Г.Әпсәләмов. Беләм, курсташларым да хәлемне аңлыйлар, бигрәк тә Киевтан эвакуацияләнеп килгәннәр. Л.Ихсанова. Лениногорск районының берничә авылын су баскан. Кәркәле, Иске Писмән, Сугышлы авылларында 21 йорт су эчендә калган, 16 кеше эвакуацияләнгән. Ирек мәйданы 2) Гомумән бер урыннан икенче урынга күчерелү; тышка чыгарылу. Юан эчәкнең вазифасы – үзенә килеп җиткән тизәкне саклау белән беррәттән, аның эвакуацияләнүен дә тәэмин итү. Юлдаш Эвакуацияләнә башлау Эвакуацияләнергә тотыну. Шәһәр халкы ашыгыч рәвештә эвакуацияләнә башлый. Кызыл таң Эвакуацияләнеп бетү Барысы да эвакуацияләнү. Бар да көнчыгышка эвакуацияләнеп бетте. Г.Гобәй. Авыл халкының шактый өлеше эвакуацияләнеп беткән иде инде. Казан утлары Эвакуацияләнеп тору Хәзер, сөйләү моментында эвакуацияләнү; һәрвакыт, гел эвакуацияләнү |