ЭВАКУА’ЦИЯ и. лат. 1) Дошман һөҗүме яки табигый афәт янаганда, берәр зур төзелеш өчен территорияне бушату ихтыяҗы булганда һ.б.ш. җитди сәбәпләр белән халыкны, милек, предприятие, учреждениеләрне оешкан төстә башка урынга күчерү эше. Авыл халкы берсүзсез эвакуациягә әзерләнә башлады. Җ.Шакиров. Җир тетрәгән районнан балаларны эвакуациягә әзерләү 2) Сугыш хәрәкәтләре барган территориядән яралыларны, әсирләрне, хәрби милекне һ.б.ш.ны планлы рәвештә тылга күчерү эше. Беренче чиратта авыр яралыларны эвакуация тәртибендә ерак тылга күчерү турында боерык килде. Х.Камалов. Чиккән сөлгеләрне, милли тастымалларны Төмән шәһәренә эвакуациягә агылган марҗалар, яһүди апалар бик теләп алалар иде. Я.Зәнкиев 3) Эвакуация ( 1 – 2 мәгъ.) нәтиҗәсендә килеп урнашкан урын һәм шунда узган вакыт. Сугыштан соң эвакуациядән туган җирләренә кире кайтты. Эвакуациядә яшәү шартлары искиткеч авыр иде. Г.Гобәй 4) Берәр гадәттән тыш куркыныч хәлдә бина, зур корылма һ.б.ш.дан чыгу. Кайбер объектларда эвакуация юллары капланган, анда чүп-чар тутырылган. Мәйдан. Видеокүзәтү юк, эвакуация схемасы беркайда да урнаштырылмаган. Идел таңнары |