ЭВАКУА’ТОР и. рус 1) Эвакуация эшләре белән шөгыльләнүче, эвакуацияләүче кеше. Эвакуатор башта Гаҗилә җиңги белән бәхәскә керде. Билетка заказ бирелгән, срогын үзгәртеп булмый, диде. М.Мәһдиев 2) Юл-транспорт фаҗигасында зур зыян күргән, юл йөрү кагыйдәләрен бозган транспорт чараларын вакытлыча тоту урыннарына алып китә торган машина. Егетләр, сезнең ярдәм кирәк менә бу чибәр туташка. Карагыз машинасын. Әгәр рәтләрлек булмаса, эвакуатор чакыртып, автосервиска илтегез. Ф.Яруллин. Кич белән капка төбенә эвакуатор туктады. Н.Гыйматдинова |