ЭВАКОПУНКТ и. рус Сугыш барган җирләрдән, төрле табигать афәтләре вакытында яралыларны һәм авыруларны эвакуацияләү һәм дәвалау максатларында төзелгән дәвалау һәм эвакуация-транспорт учреждениеләренең бер үзәктән идарә ителгән берләшмәсе; эвакуация пункты. Немецлар Мәскәү янына килеп җиттеләр. Хәзерге Татар дәүләт академия театры эвакопунктка әйләндерелде. Т.Гыйззәт. Ә япа-ялгыз калган балаларны эвакопунктка җыеп алганнар ---. Ә.Еники. Яралыларны табу һәм эвакопунктка ташу өчен, мендәрләр салынган кул чаналары хәстәрләү --- белән матавыкландылар. Р.Газизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә