ЭВАКОГО’СПИТАЛЬ и. рус Сугыш барган җирләрдән яки төрле табигать афәтләре вакытында эвакуацияләнеп килгән яралыларны һәм авыруларны дәвалый торган госпиталь; эвакуация госпитале. Мөхәммәт Уразаев һич котыла алмады шушы К. шәһәре читенә урнашкан эвакогоспитальдән. Я.Зәнкиев. [Хөсния] язу-сызудан бизгән бармакларын көчләп эшкә җикте дә яза башлады: «Эвакогоспитальнең икенче корпустагы бүлек начальнигы Анна Захаровага…» Р.Ишморатова |