ЭБОНИТ и. гр. 1. махс. Гадәттә кара төстәге, утыз проценты күкерттән торган, кислота, селте тәэсиренә чыдам, электр үткәрми торган, каты, ялтыравыклы материал; вулканлаштырылган каучук. Ул [Юлдаш] аннан эбонит таягы, акбур кисәге, ниндидер пробиркалар чыгарды. Ә.Ибраһимов. Резин – каучукны вулканлаштыру нәтиҗәсендә хасил булган эластик материал. Вулканлаштыру дәрәҗәсе буенча йомшак, ярымкаты һәм каты (эбонит) төрләргә бүленә. Төзү материаллары. «Sony» маркалы япон телевизорларының кайбер микросхемаларын ясаганда эбонит кулланыла. Юлдаш

2. с. мәгъ. Шул материалдан ясалган, составында шул материал булган. Көзнең кыска көнен караңгы алганда, Кәшфи өенең түрендә, тегү машинасы куелган зур өстәлдә, кара эбонит телефон аппараты тора --- иде. М.Мәһдиев. --- елмаюын сакларга тырышып, криминалистика өлкәсендәге яңа техник казанышлар турындагы плакаттан аерылгач, кулындагы эбонит таягын Ансарга төбәде. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә